Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин Лаеш районы буенча Эчке эшләр бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Бүген Лаеш районына Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин эшлекле сәфәр кылды. Ул Лаеш районы буенча Эчке эшләр бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Әлеге урынга полиция полковнигы Юрий Летучев билгеләнде. Моңа кадәр ул Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең полиция җитәкчесе урынбасары постында эшләгән. Тәкъдим итү чарасында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев, район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев, район прокуроры урынбасары Дамир Гөбәйдуллин катнашты.

Артем Хохорин Лаеш районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен яңа җитәкчегә теләктәшлек белдерергә һәм район нечкәлекләре белән танышуга ярдәм итәргә чакырды. Министр җитәкчелек алмашынуы моңарчы алынган эш ритмына комачау итмәс дигән ышанычын җиткерде. Район башлыгы Михаил Афанасьев Лаеш районына Казанннан белгечнең килүе бүлекнең Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә мөһим икәнлеген күрсәтүен ассызыклады. Шулай ук эшлекле сәфәр барышында Артем Хохорин эш бүлмәләрен карап чыкты һәм хезмәткәрләрнең эш шартлары белән танышты. Министрның махсус игътибары үзәгендә полициянең кизү бүлеге һәм тоткарланучыларны тоту урынын торды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International