Районда “Авыл күренешләре” махсус проекты старт алды

2016 елның 24 июне, җомга

2017 елның февралендә билгеләнеп үтеләчәк Лаеш районы оешуга 90 ел уңаеннан, район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина һәм район хакимияте матбугат сәркатибе Рәсим Хаҗиев Татар Янтыгы авыл җирлегендә булдылар. Аларның максаты булып авыл турында мәгъләүмат җыю, халык белән аралашу, җирле эшмәкәрләр белән танышу тора. Исегезгә төшерәбез, районда “Авыл күренешләре” исемле махсус проект башланып китте, аның кысаларында авыл җирлекләрендәге тормыш, аның тарихы һәм социаль-икътисадый халәте турында мәгълүмат туплана. Ул районның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә, “Кама ягы” газетасы һәм сайтында урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International