«Наше время – Безнен заман» эшләүче яшьләр иҗаты фестивале

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

 

Республика предприятиеләрендә эшләүче яшьләрнең потенциалын ачу, яңа инженер-техник кадрлар туплау һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан Татарстанда 2016 елның 9 июненнән 13 ноябрьгә кадәр “Безнеж заман” дип исемләнгән IV республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестивале уза. Фестиваль турында тулырак Татарстан сәнагәть һәм сәүдә министрлыгы (mpt.tatarstan.ru) һәм «Созвездие-Йолдызлык» оешмасы сайтларыннан белергә була. (www.yold.ru). Фестивальдә катнашу өчен 12 сентябрьгә кадәр  beznenzaman@mail.ru электрон яисә: 420111, г. Казань, ул. К. Маркса, 23/6 РМОО РТ «Созвездие-Йолдызлык» почта адресына гаризалар җибәрергә кирәк.  тел.:8(843)238-43-17, 238-00-63.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International