5 июльдә барлык мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләп уза. Бу көнне мәчетләрдә Гает намазы укыла, хуҗабикәләр коймак пешерә, бәйрәм табыны әзерләнә һәм йортларда кунаклар җыела. Гает көне уңаеннан район башлыгы Михаил Афанасьев Олы Кабан авылы мәчетендә булды. Ул Аллах йортын карап чыкты, мәчеткә килүчеләр белән аралашты һәм барлык мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады.
Лаеш районы матбугат хезмәте