Ел саен 8 июльдә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Аны Владимир өлкәсе Муром шәһәрендә яшәүчеләр уйлап чыгарган. Нәкъ менә анда христиан никахы өстендә торучы изгеләр булып ирле-хатынлы Петр белән Феврония яшәгән. Бу көнне яраткан кешеңә иң зур бүләк булып ромашкалар бәйләме тора, чөнки ул аның символы. Бәйрәм уңаеннан Үзәк китапханәдә күргәзмә оештырылган, анда бәйрәм тарихы, изгеләр Петр белән Феврония эшчәнлеге турында белергә була, шулай ук гаиләнең роле, гаилә мөнәсәбәтләре кору, балаларны тәрбияләү турында китаплар белән танышырга була.