Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мастер-класс

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Алтын көз” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән ЗАГС хезмәткәрләре белән берлектә “Рябинка” балалар бакчасында чара узды. ЗАГС хезмәткәрләре әлеге бәйрәмнең чыгышы турында сөйләде, ә “Алтын көз” үзәге белгечләре бәйрәмнең символы булган ромашка белән фоторамка ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Ахырда балалар үзләренең теләкләрен теләделәр һәм һавага төрле төстәге шарлар очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International