Бима авылында «Тугызынчы җомга” уздырдылар

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бима авылындагы чишмәдә суда Җомга Параскевасы иконасы пәйда булу көненә багышланган “Тугызынчы Җомга” дип псемләнгән концерт узды. Легендаларга күз салсак, авылда Ионовлар гаиләсеннән бер карт хатын яшәгән. Бервакыт Бимка елгасына төшкәч, ул Изге Параскева икноасы күрә. Авыл халкы моннан соң чишмә янында часовня төзеп куялар һәм анда 1557 елдан бирле руханилар эш алып барганнар. Бәйрәмдә алар тагын бер кат сүз тоттылар, моннан соң барысын да мәдәни программа көтте. Лаештан “Вдохновение” ансамбле автор Владимир Абросимовның “Биме турында” җырларын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International