Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эшлекле сәфәр белән Лаеш районында булды. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды. Энгель Фәттахов Лаеш шәһәрендәге укыту учреждениеләрендә баручы ремонт һәм төзекләндерү эшләре белән танышты. Ул №1 гинназия һәм Лаеш техник-икътисад техникумында булды. Шунысын да әйтергә кирәк, техникум нигезендә “Тулпар Эйр” ресурс үзәге эшләп килә, анда авиатармакка белгечләр әзерлиләр. “Монда, затлы рестораннарның фирма ризыгы булган кебек, бер белгечлек буенча гына укыталар, әмма алар Татарстанда гына түгел, Россиядә дә кирәк” – диде Михаил Афанасьев. Министр төзелеш эшләренең югары дәрәҗәдә оештырылуын бәяләде һәм ритмнан тукталмаска чакырды.
Лаеш районы матбугат хезмәте