Лаеш шәһәрендә Г.Р.Державин исемендәге премия тапшырылачак

2016 елның 12 июле, сишәмбе

 

Казанда “Державин укулары” дип исемләнгән Бөтенроссия шигърият фестивале башланды. Ул 2000 елдан бирле уздырыла, аның оештыручылары булып Татарстан республикасы Лаеш районы, Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге һәм Милли музей тора. Лаеш районы хакимияте белән Татарстан Язучылар берлеге идарәчелеге белән берлектә шул ук елда Г.Р.Державин исемендәге премия булдырыла. Аның максаты – бөек якташыбызның хәтерен саклау. Әлеге премия язучылар тарафыннан иҗат ителгән иң яхшы әдәби әсәрләр өчен бирелә. 2009 елдан премия Бөтенроссиянекенә әверелде, аны инде Россиянең 27 язучысы алды. Быел аны 14 июльдә Лаеш шәһәрендә тапшырачаклар.

Татарстан Президентының 2016 елның 14 мартыннан №УП-240 Указы нигезендә әдәби иҗатны һәм юриспруденция тармагында фәнни тикшеренүләргә ярдәм итү, шулай ук Державинның хәтерен мәңгеләштерү максатыннан дәүләт премиясе булдырылды. Ел саен 200 мең сумлык премия ике кешегә биреләчәк.

2015 елның 25-27 ноябрендә Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (ректоры – Ольга Александрова) җитәкчелегендә Казанда “Державин укулары” узган иде. Әлеге уку йорты Г.Р.Державинга һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты. Идеяны “Россия Даны Аллеясы” да хуплады. Һәйкәл шагыйрьнең әти-әнисе җирләнгән чиркәү янында Лаеш районы Егорьево авылында төзелгән дә инде. Аның тантаналы рәвештә ачылышы 2016 елның 21 июлендә, Г.Р.Державинның үлүенә 200 елллыгы кысаларында узачак. Шулай аның туган ягы Сокуры авылында шагыйрь хөрмәтендә сквер төзелгән.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International