Лаеш районы полиция бүлеге 2016 елның яртыеллыгына нәтиҗә ясады

2016 елның 15 июле, җомга

 

Район Советының олы залында район башлыгы Михаил Афанасьев катнашында Лаеш районы полиция бүлегенең ярты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. Доклад белән бүлек җитәкчесе Юрий Летучев чыгыш ясады. Аның белдерүенчә, 2016 елның 6 аенда җинаять турында 1315 хәбәр килгән. Урлау, кыйнау, үтерү белән янау һәм мошенниклык күренешләре ишәйгән. Ярты ел эчендә икътисад юнәлеше буенча 28 җинаять теркәлгән. Бүлек хезмәткәрләре комарлы уен салоннарын еш тикшерәләр, бәхеткә, аларны ачыкламаганнар. 187 тикшерү барышында законсыз әйләнештән 155 литр ялган аракы алынган. Доклад ахырында Юрий Летучев полиция хезмәткәрләренә җинаять ләрне ачу һәм эшләрнең сыйфатын арттыру бурычын куйды. “Барыгыздан да сорау катгый булачак” – дип, тәмамлады ул чыгышын.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International