Тантаналы рәвештә ачылу алдыннан теләүчеләр өчен велоузыш һәм “Хәзинәне тап” квест уены оештырылды, шулай ук Профессор Band” ансамбле чыгыш ясады. Фестивальне тантаналы рәвештә район башлыгы ачып җибәрде. Ул барысын да бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, уңышлар һәм илебез киләчәге өчен эшләрдә бетмәс-төкәнмәс энергеия теләде.
Алга таба бүләкләүләр, бию флешмобы узды, кунаклар фольклор төркемнәренең чыгышларын, Казан консерваториясе артистлары катнашындагы гала-концерт, изге Бөекизачигүче Варвара исемендәге храм ансамбле, Урта Девятово клубы үзешчәннәренең чынышларын карадылар. Соңрак исә тамашачыларны "AloUd" кавер-төркеме шатландырды. “Инеш бәйрәме” дискотека һәм күл янында романтик рухта су фонарьлары тамашасы белән тәмамланды. Фестиваль барышында балалар, спорт, күңел ачу-уен мәйданчыклары, шулай ук “Мәрхәмәтле куллар осталыгы” дигән кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде.
Лаеш районы матбугат хезмәте