20 июльдә Лаеш районына патриарх Кирилл киләчәк

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

 

Мәскәү һәм барлык Русия патриархы Кирилл Татарстанга ике көнгә киләчәк, республикада ул 20 һәм 21 июльдә булачак. Беренче көнне ул Лаеш районы Егорьево авылындагы чиркәүгә килер дип көтелә. Анда патриарх бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Роман улы Державинга һәйкәл ачачак. Тантанада Россия Президентының Идел буе төбәгендәге вәкаләтле вкәиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар катнашачак.

                                                                     

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International