Район Советының олы залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киҗңәшмәсе үтте. Узган атнага нәтиҗә белән Лаеш районы буенча Россия Эчке эшләр министрылыгы бүлеге җитәкчесе Юрий Летучев чыгыш ясады. Ул игътибарны урлаулар һәм мошенниклык күренешләренең артуына юнәлтте, барысын да җитдирәк булырга чакырды. Язгы чакырылыш турында район хәрби комиссары Александр Афанасьев сөйләде. Аның белдерүенчә, язгы чакырылышка 195 егет килгән булган, шуның 50 се армия сафларына озатылган. Шунысын әйтергә кирәк, хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр юк. Александр Афанасьев илдә “Юнармия” дигән иҗтимагый хәрәкәт оештырылуын хәбәр итте, ул патриотик яшьләр тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк. Аннан соң Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе кече көймәләрне тикшерү Дәүләт инспекциясе үзәгенең Лаеш җирлеге инспекторы Виктор Трифонов чыгыш ясады.
Киңәшмәнең икенче өлеше район авыл җирлеге башлыклары белән узды, анда халыктан килгән моң-зарлар турында сөйләштеләр.
Лаеш районы матбугат хезмәте