Пензада өлкә Сабантуе узды. Татар милли бәйрәменең оештыручысы һәм катнашучысы булып Татарстаннан Лаеш районы торды. Сабантуйда районнан зур делегация килгән иде: рәсми затлар, иҗат коллективлары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм халык эшләнмәләре осталары. Бәйрәмдә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Пенза өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Валерий Савин катнашты.
Михаил Афанасьев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәлам сүзләрен укыды. Ул Пенза өлкәсе халкының татар милләте вәкилләренә карата дустанә мөнәсәбләрен ассызыклады. “Өлкәнең 10%
Халкын татарлар тәшкил итә, безнең күпмилләтле илебездә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне саклап тоту мөһим, бу исә үз эченә барлык милләтләрнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итүне ала. Сабантуй татарларны гына берләштерә торган түгел, ә аны барлык милләтләрнең гомуми бәйрәме дип әйтергә була, анда без якын тирәдәгеләрнең хөрмәтен күрәбез, арабыздагы дуслык үзебезне бер милләт дип сизәргә мөмкинлек бирә” – диде Лаеш районы башлыгы. Шулай ук Пенза өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Валерий Савинга рәхмәтен белдерде, аңа китаплар, чәк-чәк, чапан белән түбәтәй тапшырды, аны үзе үк кигезеп тә куйды.
Үз чиратында Валерий Савин Сабантуйның татарларның гына түгел, ә Пенза өлкәсенең барлык яшәүчеләренең яраткан бәйрәменә әврелелүен белгертте. Ул Михаил Афанасьев шушы тирәдән чыккан бөек язучы Александр Купринның тулы сочинениеләре белән китаплар бүләк итте. Шулай ук Лаеш районы башлыгы белән Пенза өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы өлкәдән чыккан бөек татарлар турындагы күргәзхмәне карап чыкты. Бәйрәм кунакларына Лаеш районы тәкъдим иткән мәйданчык та бик ошады, андагы агачтан ясалган өй эчендә Казан губерниясендә яшәгән татарлар тормышы белән таныша алдылар, Лаеш районы авыл хуҗалыгы продукциясен авыз иттеләр, халык иҗаты товарларын сатып алырга мөмкинлекләре булды. Өлкә Сабантуеның абсолют барыты булып Лаеш урман хуҗалыгы җитәкчесе Руслан Газизуллин танылды.
Лаеш районы матбугат хезмәте