Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә ашлык 3762 гектар мәйданда суктырылган, бу исә гомуми мәйданның 16% ы дигән сүз. Ашлыкның гомуми күләме 12058 тонна, гектарыннан 25,7 центнер уңыш адына. Көн саен кырларда 60 комбайн эшли. Урак өстенең лидеры булып, 738 тонна ашлык суктырган “Семиречье” агрофирмасы комбайнчысы Сергей Депутатов тора.