Районда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы дәвам итә

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

2016 елның 27 июленә булган оператив мәгъләматларга карасак, 79,3% шәхси хуҗалыклар һәм 65,7% бакча участоклары саны алынган инде. Сан алу Пәрәү авыл җирлегендә тәмамланды, ә Нармонка, Татар Саралысы, Татар Янтыгы, Атабай, Макаров авыл җирлекләрендә 95% шәхси хуҗалыклардан сан алынды. Моннан тыш, 96,8% авыл хуҗалыгы оешмалары һәм 100% авыл хуҗалыгы булмаган предприятиеләр мәгълүматларын җиткерделәр. Чарада 94% крестьян-фермер хуҗалыклары һәм 100% шәхси эшмәкәрләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International