Лаешка шапито циркы килде

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Кадерле дуслар! №2 мәктәп янындагы стадионда бары тик берничә көн генә, 28, 30 һәм 31 июль Мәскәүнең “КЛОУН” исемле шапито циркы үзенең программасын тәкъдим итә. Анда сез кызыклы таксаларны, Ирландия сарыкларын, Камерун кәҗәләрен, енотларны, капуцин маймылларын, матур песиләрне, хорекларны, Себер рысьларын һәм “Лимбо” цирк сәнгатен күрә аласыз. Шулай ук сезнең игътибарыгызга серле трансформация, һавадагы гимнастчы, көч сәнгате мастеры һәм бары тик шушы циркта гына була торган “Декси” клоуны чыгыш ясаячак. Уты шоу да булачак. Премьера 28 июльдә 18:00 дә уза, аны 30 июльдә 16:00 дә, 31 июльдә 13:00 дә кабатлаячаклар. Касса стадион янында цирк буласы урында урнашкан, билетларны 9:00 дән 20:00 гә кадәр алырга мөмкин. Билетларны 8-905-540-5141 и 8-968-879-6362телефоннары аша броньлый аласыз. http://odnoklassniki.ru/group/51129639567434

Әгәр бушлай билет отасыгыз килсә, бүген 16:00 дән алып 17:00 гә кадәр Лаеш шәһәрендә А028ХН 190 номерлы кызыл төстәге "Додж Караван" машинасын тотыгыз. Бу очракта 6 билет уйнатыла.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International