Венгрия аграрийлары Лаеш районында булдылар

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Венгриянең авыл хуҗалыгы буенча белгечләре Лаеш районы хуҗалыкларында булдылар. Кунаклар “Биосфера”да җиләк-җимеш культураларын үстерү, “Хәерби” хуҗалыгында бәрәҗге үрчетү, Иванцов шәхси предприятиесендә клубника үстерү, “Нармонка” агрофирмасында бәрәңге һәм яшелчә үстерү тәҗрибәсе белән таныштылар. Сәфәр барышында Венгрия фәнни институтлары белән Лаеш хуҗалыклары арасында хезмәттәшлек итү турында сөйләшүләр булды. Венгрия институты инде 50 ел дәвамында эшли, алар орлык һәм культуралар җитештерү буенча бай тәҗрибә туплаган, шулай ук төрле чир һәм вируслар белән көрәш юлларын да беләләр.

Кунаклар “Хәерби” һәм “Нармонка” хуҗалыкларындагы туфракның уңдырышлылыгын югары бәяләделәр, шулай да вируслар белән авыру куркынычы барлыгын белдерделәр. Алар культураларның чирләре белән көрәштә ярдәм итәргә әзерлекләрен әйтте, институт технологияләре аның 6 тибын табарга мөмкинлек бирә икән.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International