Бүген Лаеш районында Казанда узучы мелиорация буенча республика семинар-киңәшмәсе катнашучылары булды. Чарага Россиянең 15 төбәгеннән эре федераль предприятиеләр җитәкчеләре чакырылды. Анда Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация Департаменты директоры Валерий Жуков, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габрахманов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Иң элек семинарда катнашучылар Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты эксперимент кырларында булдылар, анда алар төрле культуралар һәм үсемлекчелек өлкәсендә кулланылучы заманча технологияләр белән таныштылар. Моннан соң кунаклар “Нармонка” агрофирмасы хуҗалыгына киттеләр, монда катнашучыларны ипи-тоз белән каршы алдылар, шулай ук җирле җитештерүчеләр үзләренең продукциясен тәкъдим иттеләр. Җитәкчеләр агрофирмада үскән яшелчәләрдән авыз иттеләр, ә район башлыгы Михаил Афанасьев Валерий Жуковны Лаешта җитештерелгән квас белән сыйлады.
“Нармонка” агрофирмасы Казанның “бакчасы” булып тора. Монда яшелчә үстерү традицияләре сакланган, тәҗрибә буыннан буынга күчеп бара. Якыннан гына Мишә елгасы агуы да уңай туры килде һәм без су ресурсларын кулланабыз” – дип белдерде Михаил Афанасьев.
“Бүген Авыл хуҗалыгы министрлыгы мелиорация буенча төрле программаларны гамәлгә ашыра, әгәр туфракны су белән тәэмин итү буенча проектлар булса, без, нәтиҗәдә шушы хуҗалыктагы сыман продукция алыр өчен, системаны төзүгә киткән чыгымнарның 70%ын каплыйбыз” – диде Валерий Жуков.
Соңыннан семинарда катнашучылар “Нармонка” агрофирмасындагы су сибу системасы һәм капиталь ремонттан соң булган насос станциясе эшчәнлеге белән танышты.
“Бүген без күргән барлык процесс – бу төбәк хакимияте, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм мелиораторларның бергәдәшеп нәтиҗәле итеп эшләү билгесе. Министрлыкның программалары кеше файдасына эшләвенә мин куанам” – дип, ассызыклады Россия авыл хуҗалыгы мелиорация Департаменты директоры Валерий Жуков.
Лаеш районы матбугат хезмәте