Лаешта Лайшев булып китте

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Район башлыгы Михал Афанасьев Мәскәү шәһәре Думасы депутаты Ринат Лайшев белән очрашты. Аралашу барышында алар нәтиҗәле хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

Ринат Лайшев – “Самбо-70” спорт һәм мәгариф үзәге” генераль директоры, педагогика фәннәре докторы, Россиянең мактаулы тренеры, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Мәскәүнең самбо Федерациясе президенты. Шулай Ринат Алексей улы Россия Президенты В.В. Путинның ышанычлы кешесе булып тора. Монанн тыш, Лайшев "Михайло Ломоносов", "Формула любви", "Капкан для двоих", "Авария - дочь мента", "Зачем алиби честному человеку?", "Путь", "Три дня вне закона", "Тегеран-43", "Гений дзюдо"  кебек киноларда актер һәм каскадер буларак төшкән.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International