Лаеш техник-икътисад техникумы нигезендә “Татарстан республикасының һөнәри мәгарифе: әзерлек сыйфатын халыкара стандартларга туры китереп арттыру перспективалары” темасына республика август мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе кысаларында урта һөнәри белем бирү секциясе булды. Чарада Россия мәгариф һәм фән министрлыгының эшче кадрлар һәм ДПО әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры урынбасары Сергей Картошкин, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты.
Моңарчы урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре Лаеш техник-икътисад техникумының партнерлары булган предприятиеләрендә булдылар. Анда аларга уку полигонын һәм классны күрсәттеләр, авыл хуҗалыгы өчен кулланылучы кече авиацияне төзекләндерү белән таныштырдылар. Аннары Лаеш шәһәрендә секция үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сүзләренчә, 50 иң кирәкле һөнәрләр исемлеге бар, республикада исә аннан 30 программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге нормативлар нигезендә 2020 елга яңа укыту стандартлары кертү каралган. Шулай ук ул WorldSkills эшче һөнәрләр чемпиоанытнда катнашуның мөһимлеген атап китте.
Сергей Картошкин мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уздырылучы Abilympics эшче һөнәрләр чемпионатлары системасы барлыгын искәртте. Шулай ук ул эшче һөнәрләрнең мактаулы икәнлеген аңлатырга һәм укучыларның белемнәрен җирле предприятиеләрдә ныгытырга кирәклеген әйтте.
Энгель Фәттахов уңышлы гына эшләп килүче ресурс үзәге булган һәм уку йорты белән эш бирүчеләр арасында элемтә ясаган Лаеш техник-икътисад технкумын үрнәк итеп атап узды. “Без үзгәрешләрне күрәбез: техникумның һәм тулай торакның биналары ремонтланган, спорт мәйданчыклары һәм стадион төзелгән, студентлар белемнәрен практикада ныгыта ала – болар барысыда сыйфатлы белем алуга зур этәргеч. Без эшче һөнәрләрнең бүген бик кирәкле икәнлеген аңлап эш итәргә тиеш”, - диде министр.
Михаил Афанасьев эшче һөнәрен үзләштү бүген модага кереп бара һәм бу төптән уйланылган фикер булып тора, укыту процессының сыйфатын гына кайгыртырга кирәк, диде. Аның әйтүенчә, укучы алган белемнәрен ныгыту өчен аларны предприятиедә куллана ала икән, димәк ахыр чиктә без югары сыйфатлы белгечле булачакбыз.
Лаеш районы матбугат хезмәте