Интернет куркынычсызлыгы серләре

2016 елның 13 августы, шимбә

“Алтын көз” гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлегендә Интернетка багышланган чара узды. Интернет файдалы булган кебек үк, аның зыяны да бар. Шуны исәпкә алып, социаль эшләр белгече Лилия Сытова аның кагыйдәләре һәм законнаны белән таныштырып китте. Әлеге чараның максаты булып балаларның компьютер вируслары, аларның таралуы, вирусларга каршы программалар турында балаларның белемнәрен арттыру тора. Чарада 7 бала катнашты. “Куркынычсыз Интернет серләре” уены барышында балалар Интернет белән куллануның 6 серен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International