Лаеш техник-икътисадый техникумы нигезендә мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында “Милли мәгарифнең муниципаль моделе: перспектив үсеш юнәлешләре” темасына милли мәгариф секциясе утырышы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.
Утырыш алдыннан Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев белән Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов милли мәгарифкә багышланган күргзәмә экспозициясе белән танышты. Соңрак республиканың милли мәктәпләре җитәкчеләре чакырылган секция утырышы башланды. “Бүген татар телен саклау һәм аны үстерү Татарстан мәгариф учреждениеләре эшчәнлегендә мөһим юнәлеш булып тора”, - дип, Энгель Фәттахов утырышны ачып җибәрде. Үзенең чыгышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов республикада милли мәгариф буенча эшләр турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген мәктәпләрдә 64 татар телендәге дәреслекләр буенча укыталар, бу Россиянең бер төбәгендә дә юк. Шулай ук ул татар теленә өйрәтүнең сыйфатына басым ясады. Киләсе елда укытучыларның эшчәнлеген яңа методика буенча бәялиячәкләр: министрлык имтиханнарны татарча бирүче мәктәпләр рейтингын төзи һәм бу милли мәктәпләрнең эшчәнлеген ачыклауда м1һим фактор булачак.
Моны министр Энгель Фәттахов та ассызыклады. Шулай ук ул яңа уку елында милли мәктәпләрдә инвентарзиация узыдырылачагы һәм директорларның урынбасарларын тикшерү башланачагы хакында әйтте. “Безнең төп максатыбыз – сыйфатлы белем алу шартлары тудыру”,- диде ул.
Михаил Афанасьев Лаеш шәһәрендә мәгариф учреждениеләре, балалар бакчалары һәм техникум тәртипкә китерелгән, шундый ук эшләр бөтен район буенча бара, дип белдерде. “Хәзер учреждениеләрне һәм кадрларны тоту мәсьәләсен барларга кирәк. Безнең предприятиеләрнең файдалы хезмәте коэффициентын квалификацияле белгечләр әзерләп кенә арттырып була”, - диде район башлыгы.
Үзенең чыгышында Рәзил Вәлиев милли мәгарифсез бер генә милләт тә яши алмый, шуңа күрә аны үстерүгә зур игътибар бирергә кирәклеге хакында әйтте.
Лаеш районы матбугат хезмәте