Беренче зонада Лаеш районы Татарстан башкаласы, Яшел Үзән һәм Балык Бистәсе районы белән көч сынашты. Жюри составына Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Иҗтимагый палатасы белән Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзалары, яшьләр оешмалары кешеләре катнашты. Конкурста гомуми белем бирү оешмалары, шул исәптән махсус учреждениеләр, урта һөнәри белем бирү уку йортлары катнашты. Бинаның тышкы кыяфәте һәм яңа уку елына әзерлек бәяләнде.
Безнең районда Лаеш интернат мәктәбе, балалар йорты, техник-икътисадый техникумы, Хәерби һәм Габиш мәктәпләре конкурсантлар булды. Жюри әгъзалары аларны карап чыкты. Махсус белем бирү оешмалары арасында Лаеш интернаты беренче урынны яулады. Габиш мәктәбе белән техникум да җиңүчеләр исемлегенә керде. Хәерби мәктәбе авыл укыту оешмалары категориясендә икенче урынга лаек булды.
Конкурсның финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү 18 августта узачак. Исегезгә төшерәбез, быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август конференциясе Лаеш районында уза. Аның пленар утырышы 19 августта була, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Лаеш районы матбугат хезмәте