Уку һәм дәвалану өчен түләүне эш урынында ал

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Быел гражданнарның социаль салым түләүләрен эш урынында алу мөмкинлеге туды. Элегрәк моны тутырылган салым декларациясе нигезендә генә эшләп була иде, хәзер исә, торак сатып алудан килеп чыга торган түләүләр кебек үк, эш урынында да башкарырга була. 
Моның өчен салым инспекциясендә тиешле гариза бланкын алырга яисә аны Россия Салым инспекциясенең сайтыннан алырга кирәк. Гаризаны тутырып, аңа салым түләүләрен алуга хокук бирә торган документларның күчермәсен өстәп, салым инспекциясенә тапшыру зарур. Аларны 30 көн эчендә караячаклар. Әлеге срок тәмамлангач, салым түләүләренә хокук бирүне хәбәр итүче кәгазь җибәрелә. 

Әлеге кәгазьне эшеңдәге бухгалтериягә илтергә кирәк һәм хезмәт хакыннан салымнар алуны туктатачаклар. Моның плюсы нәрсәдә соң? Кеше, декларацияне тапшыру, салымнарны кайтару өчен 2016 елның тәмамлануын көтми, ә аны кыска гына вакыт эчендә эшендә ала. Моннын тыш, декларация нигезендә түләүне елга бер генә алырга мөмкин, ә эштә тапшырылучы кәазьләрнең санына чикләүләр юк. Шулай да ул түләүнең суммансына гына бар, уку һәм дәвалану өчен елына 120 мең сумнан да артыграк түләү алып булмый. 
Россия Салым инспекциясенең Татарстандагы №4 районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International