Августта өч бәйрәм билгеләп үтелә: Бал, Алма һәм Чикләвек спаслары. Алар барысы да табигать байлыкларына багышланган. Беренче Бал спасы ураза башлануны күздә тота, шуңа да аны 14 августта бәйрәм итәләр. Кагыйдә буларак, бу көнне чиркәүдә бал белән мәкле камыр ризыкларын изгеләндерәләр. Алма спасын 19 августта билгеләп үтәләр. Бу көнне кешеләр чиркәүгә төрле җиләк-җимешләр илтәләр, алар арасында. Һичшиксез, алма да булырга тиеш. Ашлык үсеп җитү чорында исә Чикләвек спасын, ягъни Икмәк спасын бәйрәм итәләр. Болар турында күбрәк мәгълүматны сез Үзәк китапханәдәге “Спаслар: бал, алма, чикләвек” күргзәмәсендә белә аласыз.