2016 елның 1 июленнән федераль бюджеттан, Татарстан республикасы бюджетыннан һәм җирле бюджеттан финансланучы оешмаларда минималь хезмәт хакы аена 7500 сум күләмендә билгеләнә. Бюджеттан тыш икътисад өлкәсендәгеләр өчен айлык минималь хезмәт хакы 2016 елның 8 августыннан 8252 сум күләмендә куела.