Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләкне оешма директоры Эльвир Якупов алды. Тантана Иннополиста узган яшь педагоглар форумында оештырылган иде. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Лаеш районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе бара. Аның кысаларында инде өч секция булды: урта һөнәри, милли һәм мәктәпкәчә белем бирү. 19 августта Лаешта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында конференциянең пленар утырышы узачак.
Лаеш районы матбугат хезмәте