Лаеш районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды

2016 елның 23 августы, сишәмбе

22 августта Олы Кабан авылында халык җыены узды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Җыенда җирле хакимият органнары ярты еллык эшләренә нәтиҗә ясады, шулай ук халык үзенең моң-зарларын да җиткерде. Алар арасында юлларны ремонтлау һәм авыл җирлеген төзекләндерү темалары аеруча популяр иде. Мондый җыеннар уңай нәтиҗә бирә: бу хакимят органнары белән халыкның турыдан-туры элемтәсе.

Моң-зарлардан тыш рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Олы Кабан авылында яшәүче 80 яшьлек кеше үзенә сүз бирүләрен сорап, аудитория алдында чыгыш ясады. Сәхнәгә чыгып, ул авылны төзекләндерүгә, урамнардагы тәртип өчен Михаил Афанасьевка рәхмәтен җиткерде. Җыен ахырында исә Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе буенча, булачак беренче сыйныф укучыларны уку әсбаплары тапшырды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International