Россия Дәүләт Думасына кандидат Б.Д. Менделевич сайлаучылар белән очрашты

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

23 августта Сокуры авылында Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Борис Давыт улы Менделевичның сайлаучылар белән очрашуы булды. Аның барышында Менделевич сәламәтлек саклау өлкәсенең яңартылуы хакында сүз кузгатты. Табиб буларак аңа тармактагы проблемалар таныш. Проблемалар арасында ул сәламәтлек саклау өлкәсенә сыйфатлы белгечләр әзерләү, югары технологияле медицина ярдәменең ачык булуы, авыруларны искәртү буенча профилактика чараларын атады. Моңардан тыш кандидат аларны юкка чыгару ысулларына да кагылды.

Шул ук вакытта Сокурыдагы фельдшер-акушерлык пункты нигезендә, “Сәламәт киләчәк” программасы буенча, мобиль маммографик комплексы эшләде. Монда һәр теләгән кеше өр-яңа җиһазларда тикшеренү уза алды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International