11 сентябрьдән Россия Эчке эшләр министрлыгында “Халык участковые” дигән Бөтенроссия конкурсы башлана

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Иң яхшы участковыйны халык сайлый. Бу – иң мөһим һөнәр осталары эшчәнлеге нәтиҗәләрен ачыклауда җәмәгатьчелек белән эчке эшләр органнарының хезмәттәшлек итүе. Участок инспекторлары үз җирләрендә кешеләр белән тәүлек буена эшли. Алар халыкка ярдәмгә дип иң беренчеләрдән булып киләләр. Участковыйлар һәрвакыт җинаятьчелек, балаларның караусыз йөрүе, алкоголизм һәм нарокмания буенча профилактика эшләре алып баралар.

Конкурска катнашучыларны 11 нән 20 сентярбьгә кадәр район дәрәҗәсендә иң яхшы хезмәткәрне билгеләп ачыклыйлар. Моның өченnar.uchastkowyi@yandex.ru электрон адресына хат җибәреп кирәкле кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин.

Лаеш районыннан конкурста катнашучыларны түбәндәге участок инспкекторлар арасыннан сайлау була: 1) полиция майоры Александр Симонов, Рождествено, Татар Саралысы, Макаровка һәм Атабай авыл җирлекләрендә эшли; полиция капитаны Рөстәм Мәннапов, Лаеш шәһәренең Горькийдан алып Сәйдәшев урамы, Александровка авыл җирлегендә эшли; 3) полиция лейтенанты Раиль Билалов, Орел авыл җирлегендә эшли; 4) полиция майоры Дамир Гөбәев, Нармонка авыл җирлегендә эшли.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International