Фаина Раневская кинода яисә театрда зур рольләрне башкармаса да, халык мәхәббәтен яулый алды. Шунысы да кызык, ул Кино көне – 27 августта – дөньяга килгән. Чара барышында китапханәче актрисаның биографиясе белән таныштырды, аны презентация слайдында күрсәтте. Тамашачыларга китапханә фондыннан “Фаина Раневская сәхнәдә һәм тормышта” дигән китап тәкъдим ителде. Анда актрисаның көндәлек язмалары, театр, хезмәттәшләре, үзе, дуслары турында язмалары тупланган. Шулай ук китапта күпсанлы мәзәкләр, кызыклы хәлләр, канатлы сүзләр дә урын алган. Катнашучылар актриса катнашындагы кинолардан өзекләр карап алдылар: “Небесный тихоход”, “Весна”, “Подкидыш”, “Свадьба”, “Осторожно, бабушка»”.