Соңгы вакытларда Пенсия фонды идарәсенә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итү ешайды: “Соңгы вакытта банкларда, иминият ширкәтләрендә һәм башка җирләрдә пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерергә дип ныклы басым ясыйлар, бер тапкыр хәтта өйгә дә килделәр, Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре булып үзләрен тәкъдим иттеләр. Әгәр пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган фондка тапшырмасак, аларны пенсионерларга түләүләр өчен җибәрәчәкләр дип куркыталар. Чыннан да пенсия тупланмасыннан колак кагу куркынычы бармы һәм акчаларны дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерергә кирәкме?”
Идарә белгечләре болай аңлата: “Сезнен пенсия тупланмаларын дәүләт үзенә алмый һәм хәзерге пенсионерларга бирергә җыенмый. Акчаларны дүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерү буенча бернинди дә күрсәтмә юк. Пенсия тупланмаларыгыз кайда формалашуына да карамастан, алар инвестицияләнә һәм пенсия чыккач түләнә. Акчаларыгзны дәүләтнеке булмаган фондларга күчерү-күчермәү – сезнең эш. Сез үзегез дәүләткәме яисә шәхси оешмагамы ышануыгыздан чыгып эш итәргә тиеш. Күчерергә уйласагыз, фондны тишенчә сайлагыз. Шунысын да истә тотыгыз: әгәр сез пенсия фондын 5 елдан да ешрак алмаштырасыз икән, сезнең акчаларыгыз анда инвест табыштан тыш күчә, ә сезгә бу файдалы түгел.
Белешмәләр өчен телефон: 2-52-41, 074
Кабул итү түбәндәге телефоннар аша: 2-52-41 яисә www.pfrf.ru сайтында