Бүген Лаеш районындагы “Алтын көз” гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” дигән акциядә катнаштылар.
Беренче сыйныфка баручы күпбалалалы һәм азкеремле гаиләләрдәге 40 бала Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеевт кулыннан мәктәп әсбаплары белән тутырылган рюкзак, спорт формасы һәм тимераяк алды. Һәрберсенә район җитәкчелеге тарафыннан матур сүзләр яңгырады. Чара истәлеккә күмәк фото ясау белән тәмамланды. Ата-аналар һәм балалар исеменнән Рөстәм Маннапов чыгыш ясап, район башлыгы Михаил Афанасьевка һәм район җитәкчелегнә рәхмәт белдерде.
Әлеге акция кысаларында шундый ук комплектларны тагын 115 бала алды.