29 августта 18:00 дә Лаешның Собор мәйданында «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” исемле республикакүләм эстафета узачак. Лаешлылар катнашучыларның чыгышларын тыңлый һәм районыбызның үсешеннә кагылышлы сораулар бирә алачак. Эстафета кысаларында Татарстанның “Яшьләр һәм уңышлылар” төбәк иҗтимагый хәрәкәте татар эстрадасы йолдызлары Ринат Асаев һәм “Без команда”, “Наследие” ансамбльләре “Мин яратам сине, Татарстан!” дигән концерт программасы тәкъдим итә. Чарага барыгызны да чакырып калабыз.