Бүген Хәерби авылында Казан медик-инструментлар заводы нигезендәге бер мәртәбә кулланылышлы стериль медицина җиһазлары җитештерү комплексы төзелешенә капсула салу буенча тантаналы чара узды. Анда Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Михаил Афанасьев, билгеле совет һәм Россия кардиохирургы Ринат Акчурин, Казан медик инструментлар заводы генераль директоры Нур Шакиров катнашты.
Административ-җитештерү комплексы 6 корпустан торачак. Аның беренчесен быелның декабренә төзеп бетереп, 2017 елның беренче кварталында эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдерүенчә, стериль медицина җиһазлары – ул кешеләрнең куркынычсызлыгы гарантиясе. “Лаеш районында тормышка ашырылучы әлеге проект реаль ипортны алмаштыру булып тора. Заводның партнерлары булып илебезнең күп кенә медицина учреждениеләре торачагына шигем юк”, - диде ул.
“Әлеге заводның эшчәнлеге бөтен Идел буен, хәтта, барлык илебезне колачлаячак. Медицина җиһазларын стерилизацияләү белән зур күләмдә Мәскәү өлкәсендә генә шөгыльләнәләр, моңа ихтыяҗ бик зур. Лаеш районының тамгасы бөтен җирдә булачагына ышанам”, - фикере белән уртаклашты Ринат Акчурин.
“Казан медицина инструментлары заводы үз проектын безнең районда тормышка ашырырга карар кылганга без шат. Монда 50 яңа эш урыны пәйда булачак, завод әлеге авыл җирлегенең икътисадына да йогынты ясар. Әлеге заводны ачып, без монда инфраструктураны үстерү кебек яңа хәрәкәт күрә алырбыз дип ышанабыз”, - ассызыклады Михаил Афанасьев.
Нур Шакиров сүзләренчә, Россиядәге стериль медицина җиһазларының бары тик 9% гына үзебезнеке булып тора. Завод әлеге өлешне арттырырга чакырылган һәм киләсе елларда 2 млрд сум табышка чыгарга исәпли.
Лаеш районы матбугат хезмәте