Якшәмбе көн кичен лаешлылар шәһәр пляжында зур телевизор каршында уздырдылар. Анда беренче ачык кино күрсәтү оештырылды, тамашачылар "Легенда №17" киносын карадылар. Сеанс халык арасында зур кызыксыну уятты, чөнки яраткан фильмны ачык күк астында карау аерым хис-тойгылар кичеррегә мәҗбүр итә.
Лаеш районы матбугат хезмәте