Казан шәһәрендәге Камал театры каршында Республика көненә багышланган “Уйнагыз, гармуннар!” дигән бәйрәм концерты узды. Анда Лаеш районыннан да баянчылар катнашты: Фәрит Гаязов “Хәерби), Мансур Шәрәфиев (Габиш), Владимир Курмышкин (Урта Девятово), Ильфар Вәлиуллин (Кече Елга), Вячаслав Гусев (Лаеш), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Клюшина (Дятлово) һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөһрә Лезина җитәкчелегендәге “Берегиня” ансамбле.
Лаеш районы матбугат хезмәте