Лаешлылар Татарстан Республикасы көнен билгеләп үттеләр

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Лаеш шәһәренең Горький паркында район халкы барлык Татарстан белән берлектә Республика көнен билгеләп узды. Бәйрәм чарасында Татарстан мәдәният министры Айрат Смбагатуллин һәм район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Шулай ук тантана барышында күпбалалы һәм азкеремле гаиләләрдәге балаларга “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Аларны булачак беренче сыйныф укучылары Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин кулыннан алдылар.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International