Лаеш районында яңа уку елында беренче кыңгырау чыңлады

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районының барлык белем бирү оешмаларында Белем көне уңаеннан беренче кыңгырау чыңлады. Усад прогимназиясендәге тантаналы линейкада район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Монда беренче сыйныфка 32 бала укырга керде. Шунысын әйтергә кирәк, республикада 6 прогимназия исәпләнә, шуның берсе Лаеш районы Усад авылында эшләп килә. Әлеге оешмада 19 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте.

Тантаналы чара алдыннан Усад прогимназиясендә беренче кечкенә генә дәрес узды, анда укытучы ролендә район башлыгы Михал Афанасьев 1 сентябрь белән бәйле хатирәләр турында вакытлыча укучыга әверелгән Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга сораулар бирде.

Яңа уку елында Лаеш районында беренче сыйныфка 420 бала бара, ә барысы бергә райондагы укыту оешмаларында 3427 бала белем ала. Бу хакта үзенең чыгышында Михаил Афанасьев хәбәр итте. “Безгә балаларның мәктәптән төпле белемле, баръяктан да үскән, югары билгеләр белән чыгуы мөһим. Моның өчен барлык шартлар да, укытучылар да бар. Усад прогимназиясе – ул мәктәпкәчә яшьтән алып белеми бирү комплексы формалашкан өзлексез белем бирү системасы. Татарстан Президента Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәсем килә, нәкъ менә аның ярдәме белән прогимназияне кыска вакыт эчендә торгыза алдык. Мин барыгызны да Белем көне белән тәбриклим, ә беренче сыйныфка баручыларга вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп уздырып, иң яхшы кешеләр булып үсүен телим”, - диде район башлыгы.

Айрат Сибагатуллин Татарстан Президента Рөстәм Миңнехановның яңа уку елы башлану белән котлавын җиткерде. 1 сентябрь белән шулай ук прогимназия директоры Эльвир Якупов та котлады.

Аннары барысы өчен дә беренче кыңгырау чыңлады.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International