Бер яшьтән зуррак сыер һәм кәҗә тотучыларга дәүләт ярдәме

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан шәхси хуҗалыкларында 2016 елда бер яшьтән зуррак булган сыер яисә кәҗә тотучыларга чыгымнарын каплау өчен субсидия бирү максатыннан авыл җирлекләреннән документлар кабул ителә. Субсидия түбәндәгечә түләнеләчәк: бер яшьтән зуррак булган сыерга – 3000 сум, кәҗәгә 1000 сум. Субсидия ел дәвамында әлеге терлек санын киметмәгән, ягъни суймаган яисә сатмаган, кешеләргә генә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International