1 сентябрьдә Нармонка авылының урта мәктәбендә Белем көне узды. Нармонка авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Д.Стерякова укучылар һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм беренче сыйныфка баручыларга бүләкләр тапшырды.