Үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен яхшырту, шәхес формалаштыруга ярдәм итү максатыннан Россия Федерациясе Президенты “Россия укучылары хәрәкәте” оешмасы оештыру турында Боерык чыгарды. Аның оештыру җыены 2016 елның 28 мартында узды. Делегатлар катнашуындагы съезд исә 2016 елның 19 маенда булды. Хәрәкәтнең рәисе булып Россия Федерациясе Герое, очучы-космонавт Сергей Николаевич Рязанский, рәистәш итеп журналист һәм телевидение алып баручысы Яна Алексеевна Чурикова һәм “Россия ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе педагог Алла Николаевна Головенькина. Координация советына укучыларга тәрбия бирү эшенә кагылышлы күп кенә оешма вәкилләре керде, шулай ук көч структуралары да. Хәрәкәтнең төп эш юнәлешләре билгеләнде: “Шәхес үсеше”, “Гражданлык активлыгы”, “Мәгълүмати-медиа юнәлеше”, “Хәрби-патриотик юнәлеш”. Россия укучылары хәрәкәтенең максаты: һәр укучы үзенең талантын ача алсын, үз иленең патриоты булсын.
Лаеш шәһәренең №2 мәктәбендә 30 укучы шушы Россия укучылары хәрәкәтенә керде. Оешма тамгалары белән галстукларны аларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев тапшырды.