Державинода авыл көнен билгеләп үттеләр

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Авыл көне – ул авыл тарихын, андагы кешеләрне искә алу бәйрәме. Барлык халыкны Державино авыл җирлеге башлыгы И.И.Камалиева котлады. Ул башкарылган эшләрне атап узды, планнар белән уртаклашты, авылның иң яхшы кешеләре хакында сөйләде. Җирле үзешчәннәрнең милли костюмнары бәйрәмгә аерым тантаналы төсмерләр өстәде.

Бәйрәм Фидаил Вәлиуллин башкаруныдагы “Туган авылым” җыры, туган як турындагы шигырьләр һәм җырлар белән ачылып китте. Бу көнне авыл халкы үзләренең борчуларыннан арынды, барысы да тату һәм бердәм булдылар.

Һәр кешенең үз кече туган ягы бар. Берәүләрнең ул зур шәһәр булса, икенчеләрнең – кечкенә авыл, аларның барысын да тигез яраталар. Кемнәрдер башка бирләргә китәргә туры килә, әмма берсе дә үзенең туган ягын оныта алмый. Без һәрвакыт аны хәтерләяәчкбез, яратаячакбыз һәм сагыначакбыз. Безнең өчен – ул Державино авылы. Без монда тудык, яшибез, табигать матурлыклары белән хозурланабыз, туган ягыбыз белән горурланабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International