Лаеш реабилитация үзәгендә “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында берничә чара узды

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

 

План буенча 2 сентябрьдә инвалид балалар белән гадәттән тыш хәлләр барышында һәм террорлык актлары куркынычында үз-үзеңне тоту буенча ике инструктаж оештырылды.

3 сентябрьдә Татарстан Мәшгульлек, хезмәт һәм социаль яклау министрылыгы тәкъдим иткән слайд материалларын күрсәтеп, инвалид балалар өчен “Беслан балалары. Бер минутлык тынлык” чарасы оештырылды.

4 сентябрьдә балалар белән “Көчләүсез дөнья” дигән сөйләшү һәм 5 сентябрьдә шул ук тематика буенча балалар рәсемнәре конкурсы үтте.

Әлеге чаралар белән без үсеп килүче буынга үзен шәхес буларак хөрмәт итүгә һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрне хөрмәт итүгә корылган актив тормыш позициясен формалаштырырга тырышабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International