Бүген Совет рәисе - район башлыгы Михаил Афанасьев катнашында Лаеш район Советының XII сессиясенең утырышы узды. Сессиядә 4 төп сорау каралды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тябин утырышта катнашучыларга 2016-2017 елларга һәм 2030 елга кадәр пландагы чорга Лаеш районының социаль-икътисадый үсеше хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, 2030 елга түбәндәге төп максатчан күрсәткечләргә ирешү планлаштырыла: тулаем төбәк продукты үсеше – 143% ка кадәр, төп капиталга инвестицияләр үсеше – 3 мәртәбә, кече һәм урта бизнесның тулаем төбәк продуктында үсеше – 40% ка кадәр, салым табышларының үсеше – 4 мәртәбә, халыкның кереме – 30 мең сумга кадәр. Район башлыгы Михаил Афанасьев боларның барысы да гамәлгә ашырырлыр, моның өчен бөтен команда белән төпле эш алып барырга кирәклеген искәртте.
Алга таба район башлыгының коррупциягә каршы тору сораулары буенча ярдәмчесе Зарина Каюмова чыгыш ясады. Аннары сессия утырышын район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина дәвам итте.
Лаеш районы матбугат хезмәте