Район башлыгы Михаил Афанасьев Татар Саралысы авыл җирлегендә яшәүче халык белән очрашты

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Татар Саралысы авылында халык җыены узды. Халык белән очрашуга район башлыгы Михаил Афанасьев килде. Авыл җирлеге башлыгы Ильшат Мөбәрәкшин катнашучыларны быелгы 8 айда башкарылган эшләр белән таныштырды. Җыен барышында авыл халкы Михаил Афанасьевка үзләренең сорауларын бирде. Әйтик, Татар Саралысы авылында яшәүче хакимитяттән Куйбышев һәм Комсомольск урамнарын ремонтлауда ярдәм күрсәтүләрен сорады. Район башлыгы җаваплы органнарга приоритетларны уйлап, эшләрнең бәясен санап чыгарырга күрсәтмә бирде. Ул халык күбрәк яшәгән урамнарны беренче очракта ремонтларга кирәклеге хакында ассызыклады. Шулай ук Михаил Афанасьев авылда кечкенә генә сквер ясау турында да сүз кузгатты. Тагын бер кеше интернет кертү турында әйтте. Монда “Таттелеком”ның райондагы филиалы директорынанн эшнең нидә икәнлеген ачыкларга кирәк.

“Без үзебезнең кая барганны, нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен беләбез. Бер көн эчендә генә барысын да эшләп бетереп булмый, без этаплар белән башкарачакбыз”, - диде район башлыгы.

Ильшат Мөбәрәкшин шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының 10 башка артуын әйтте. Михаил Афанасьев халык инициативасын ошатты һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен карарга кирәклегенә ишарәләде, мәсәлән бушлай печән бирергә була. Татар Саралысы авыл җирлеге башлыгын ул үз эшен башлап җибәрергә теләүче кешеләрне табарга чакырды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International