Шәһәр халкы Лаеш шәһәре көнен билгеләп үтте

2016 елның 10 сентябре, шимбә

9 сентябрьдә шәһәр халкы һәм кунаклар Собор мәйданында Лаеш шәһәре көнен билгеләп уздылар. Бәйрәм чараларында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Рус торак пункты буларак Лаеш үзенең тарихын 1557 елдан башлаган һәм бүген аңа 459 яшь тулды.

Барлык халык өчен Җиңү паркында “Көз күчтәнәчләре” дигән күргәзмә оештырылган иде, анда шәһәрнең төрле предприятиеләре һәм оешмалары үзләренең продукциясен тәкъдим итте. Аны Михаил Афанасьев белән Айрат Сибагатуллин да карап чыктылар. Алар экспозицияләр белән танышты һәм халык белән аралашты.

Собор мәйданында исә кунакларны тантаналы бүлек һәм матур концерт көтте. Шәһәр көне белән лашлыларны район башлыгы Михаил Афанасьев котлады. Ул соңгы елларда күп нәрсәләр эшләнүен һәм боларның Лаешның үзгәрүенә китерүен ассызыклады. “Боларның барысы да сезнең актив ярдәмегез белән башкарыла. Барлык халыкка шәһәребезнең үсүенә өлеш керткәне, үзенең кече туган ягына мәхәббәте һәм тугрылыгы өчен рәхмәтемне белдерәм!” – дип, район башлыгы бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Айрат Сибагатуллин исә лаешлыларны шәһәр көне белән Татарстан Президенты һәм җитәкчелеге исеменнән котлады. Аннары соң аерым кешеләрне тәбрикләү башланды. Шулай итеп, Лаеш шәһәренең һәм Лаеш районының Почетлы гражданины исеменә “Ак барс” кошчылык комплексы директорлар советы рәисе Рәшит Хисматуллин лаек булды.

Кичен бәйрәм дәвам итте: теләүчеләргә дискотека оештырылды, ә шәһәр көне матур салют белән тәмамланды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International