12 сентябрьдә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп узды. Шул хөрмәттән район башлыгы Михаил Афанасьев дин эшлеклеләре белән очрашты, анда район благочинные Федор җитәкчелегендә православ дине әһелләре, мөхтәсиб Рәфкат хәзрәт җитәкчелегендә мәчетләрнең имамнары чакырылган иде. Очрашу барышында алар якынлашып килүче Корбан бәйрәме турында сөйләштеләр. Моннан тыш, дин әһелләре үсешендә уңайдинамиканы күздә тотып, конфессияара мөнәсәбәтләргә нәтиҗә ясадылар. Дин эшлеклеләре район җирлегендәге дини оешмаларның үсеше, яңа мәчет һәм чиркәүләр төзү белән аларны төзекләндерү, турында үз фикерләрен җиткерде, алга таба планнары белән уртаклашты. Район башлыгы Михаил Афанасьев барысын да Корбан бәйрәме белән котлады, барыбызга да күбрәк изге гамәлләр кылырга, бергә тату гомер кичерергә һәм халык файдасына эшләргә чакырды.
Лаеш районы матбугат хезмәте