Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Николаевич Шкудовка 91 яшь тулды. Ул “Алтын көз” дигән халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплексы белгечләре карамагында тора. Ул Татарстан прокуратурасының атказанган эшлеклесе булып санала, 39 еллык эш стажының 28 елын прокуратурада эшләгән. Аңа “РСФСРның атказанган юристы” исеме бирелгән, “Хезмәт ветераны”, “Прокуратура ветераны” медальләре иясе.
Иван нИколаевичка без ныклы сәламәтлек, озын гомер, балалары һәм якыннарының мәхәббәтендә генә яшәвен телибез!